Самара өлкәсенең Назаровка авылында музей ачылачак
Мондый музей булдыру — авылның клуб хезмәткәрләре һәм өлкәннәр фикере.
Клуб хезмәткәрләре авыл халкына борынгы экспонатлар җыюда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Музей Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр ачылыр дип көтелә.
“Музей өчен мәктәптә кабинет бүлеп бирделәр, ләкин бу вакытлыча бина. Киләсе елда клубка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Музей да шунда күчереләчәк. Халыктан элгәрегеге көнкүреш әйберләрен, кызыклы экспонатларны җыюда эшне башлап җибәрдек. Инде күп кенә йорт кирәк-яраклары, җиһазлар, керәшеннәрнең бизәнү әйберләре, кием-салым, эш кораллары, балык тоту кирәк-яраклары, уенчыклар, фотографияләр, хатлар һәм башка борынгы әйберләр кабул ителде. Әле дә халык экспонатлар китерүне дәвам итә.
Авылдашларыбызның музейга керткән өлеше бүләк кенә түгел, ә киләчәк буыннар өчен яхшы истәлек тә булачак”, – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Надежда Афанасьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев