Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салкынча һава торышы атна ахырына кадәр булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, Татарстанга Скандинавия антициклоны алып килгән салкынча һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.

20 июньдә, төбәк аша атмосфера фронты узачак. Ул үзе белән бераз яңгырлар алып килер дип көтелә, әмма тәүлекнең якты вакытында температура фоны бүгенге белән чагыштырганда бер градуска кадәр генә күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 21 июньдә, «төньяктан килгән һава агымнары аркасында» Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Көндез һава температурасы +3..+8, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда бераз яңгыр көтелә, дип искәртә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 22 июньдә, атмосфера басымы күтәреләчәк. Шуның нәтиҗәсендә явым-төшемнәр туктый. Төнге сәгатьләрдә температура фоны үзгәрешсез калса, көндез +15..+20 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 23-24 июньдә, республикада бераз җылытачак — көндез һава температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, 23 июньдә явым-төшем ихтималы аз, ә 24 июньдә урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев