Рождество багулары
Элек Рождество бәйрәме алдыннан, төгәлрәге 25 декабрь-6 январьда халык арасында күрәзәлек итү таралган булган. Гадәттә, кызлар үзләренә бәхетле киләчәк теләп, төрле ырымнарны кулланганнар.
Карга чалкан ятып
Төн уртасында урамга чыгып, аяк эзе булмаган урында карга чалкан ятарга, торгач, артыңа борылып карамыйча китеп барырга кирәк. Иртән килеп, үз гәүдәңнән карда калган эзгә карыйсың. Әгәр дә кар өстендәге эз сызыклар белән сызылган шикелле булса, ирең тупас булачак. Әгәр эзең шома һәм тигез икән, ирең яхшы күңелле кеше булыр. Яткан эзең карда тирән булып калса, кияүгә тиз генә чыкмыйсың. Әгәр эзең урынында кар өеме булса, яңа елда тормышыңда күңелсез хәл булырга мөмкин.
Сөйгәнең төшеңә керер
Йокларга ятар алдыннан шырпылардан кое бурасы ясап, шуны җимерелмәслек итеп, җайлап кына мендәр астыңа куярга кирәк. «Сөйгән ярым, кил, су эч», — дип әйтергә онытмаска. Шуннан соң сөйләшергә дә, торып йөрергә дә, ашарга-эчәргә дә ярамый. Төшеңә кем керсә, шул киявең булыр.
Ботка ташымаса
Рождествога каршы төндә чуен савытка бераз ярма, сөт яки су салып пичкә ботка пешерергә куярга. Ботка савытыннан ташып чыкмыйча, матур гына кабарып пешсә, бу семьяда ел буе байлык, татулык булачак. Ә инде ботка савытыннан ташып түгелсә, өйдә борчулар да булачак. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, борынгылар боткалы чуенны бәкегә ташларга, ягъни су ияләренә корбан итеп бирергә кирәк, шулай эшләсәң, өйгә бәхет килә, дип ышанганнар.
Утын агачы әйтеп бирер
Караңгыда утынлыкка чыгып, утын өеменнән бер агач аласың. Әгәр ул шома, тигез агач булса, ирең тормыш итү өчен яхшы булачак. Ә агач ботаклы булса, иреңнең начар холыклы булуы мөмкин, дип юраганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев