Россия нефте Китайга озатыла
Хәбәрләр

Россия нефте Китайга озатыла

Кытайга “кара алтын” озату буенча, безнең ил хәтта Согуд Гарәбстанын да узып китте

Россиядән Кытайга нефть озату май аенда үткән елның шул ае белән чагыштырганда  55 процентка арткан һәм барлыгы 8,42 миллион тонна (тәүлегенә – 1,98 миллион баррель) тәшкил иткән.  Бу хакта халыкара “Reuters”мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән.

Ә Согуд Гарәбстаныннан Кытай шушы елның маенда 7,82 млн тонна (көнгә –1,84 миллион баррель) нефть алган.

Фото: unplash.com


Нет комментариев