Римма Никитина: «Тиздән оештырылачак сольный концертым тулысынча русча булачак»
Җырчыларыбызның үткән елны ничек үткәреп, 2025 елга нинди хыяллар белән керүләрен белештек.
Җырчы кызыбыз Римма Никитина 2024 ел үзе өчен нинди булганын һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләде.
«2024 ел җиңел генә үтте димәс идем, әллә кәбисә елы булгангамы дип тә уйлыйм. Шулай да, минем иҗатымда күп кенә үзгәреш-яңалыклар булды. Берничә җыр язылды, үтеп баручы елда күбесенчә русча җырларына өстенлек бирдем. Бу арада 2025 елның февраль аенда узачак үземнең сольный концертыма әзерләнәм. Ул минем тулысынча рус телендәге концерт булачак. Хыяллар зурдан инде, ансыз яшәп тә булмас иде, һәр кешенең киләчәккә планнары булырга тиеш. Бу иҗатка да, шәхси тормышка да кагыла. Иң мөһиме, илдә тынычлык булсын! Барлык кешегә дә бәхет телим. Кайгы-хәсрәт җиле беркемнең дә ишеген шакымасын...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев