Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Редакциядә — Чиләбе кунаклары

Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районындагы Папау авылында яшәүче карендәшләребез «Туганайлар»да кунак булды.

«Туганайлар» редакциясенә Валентина Юзеева үзенең оныгы Злата Тихонова белән килде. Валентина Николаевна — үзләренең туган авыллары Папауда (Попово) нагайбәк культурасы музее оештырып, соңгы көннәренә кадәр шул музейны җитәкләгән карендәшебез Надежда Уряшеваның бертуган тутасы. Шуңа да сүз, үзеннән-үзе, шул музей, андагы экспонатларга күчте. Андагы экспонатларның байтагы аларның әби-бабайларыннан калган булган... Шуларга ялгап, Валентина Николаевна үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары турында сөйләде. Алар заманындагы бәйрәмнәр, ул буыннарның тормыш тәртибе, йола-гадәтләр — барысы турында да сөйләштек. 

Мәктәптә юагры класста укыган чагында паспорт алганын, милләт турындагы графада «керәшен» дип язылган булганын да искә төшереп алды Валентина Николаевна. Ә аңа кадәр, әле пионер чакта, Олы көн иртәсендә үзеннән кече туганнары белән күкәй җыеп йөргәндә үзләрен укытучылар күргәнен дә искә төшерде. Бер Валяны гына түгел, ул көнне Олы көн күкәе җыярга чыккан байтак укучыны мәктәптә линейка каршына чыгарып, муеннарындагы кызыл пионер галстугын салдырып алганнар. Икенче елга тагын пионер оешмасына кабул иткәннәр итүен... Әнә шундый тыюларга карамастан, Валялар буыны элгәредән килгән йола-гадәтләрне онытмаган, үз балаларына, оныкларына да тапшырган. Шул истәлекләре турында сөйләгәндә, ул оныгы Златага борылды да:

— Быел Пасхада күкәй җыярга чыктыгызмы? — дип сорады. Оныгыннан уңай җавап ишеткәч, сүзен тагын дәвам итте. 

Валя сөйләгәннәрне алга таба газетада да бирербез.

Редакция һәм хезмәткәрләр белән танышканнан, рәхәтләнеп сөйләшкәннән соң, баш редакторыбыз Юлия Губина кунакларны Җәкәү йортына алып китте.

Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Ирина Муллина белән Павел Александров кунакларны керәшен мәдәни үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырды.

Алдагы көнне дә ул аларны Казанның тарихи урыннары белән таныштырган иде. Аерым алганда, Чиләбедән килгән карендәшләребез иске татар бистәсен, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының иске һәм яңа биналарын, Бауман урамын, андагы чиркәүне, Кремльне һәм Кол Шәриф мәчетен күреп, сокланганнар. 

Алар, Җәкәү йорты белән беррәттән, керәшеннәрнең Казан уртасында урнашкан Тихвин чиркәвен дә кереп күрү һәм әле киләчәктә дә очрашу теләге белән саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев