Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәкыя Никитина ике милләтнең йола-гадәтләрен ничек саклавы турында сөйләде

Рәкыя Миңнемөхәммәт кызы Саба районыннан. Керәшен Сәрдәсе авылына 1982 елда экономист булып җирле колхозга юллама белән килеп эләгә.

Соңыннан авыл советында баш бухгалтер булып эшли. Шунда тормыш иптәше Александр Тимофеевичны очрата. Хатын – мөселман, ир – православие динендә.

Ир белән хатын 1984 елда өйләнешәләр, өч бала үстерәләр. Олы кызы Альбина Фадеева «Айгөл» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә татар телен өйрәтә. Кечкенәләре – игезәкләр Римма һәм Тимофей. Улы юл хезмәткәре булып эшли, кызы татар эстрадасы йолдызы.

– Мин үзем дә балачактан җырлыйм, «Чулпы» халык фольклор ансамбле солисты. Ике кызым да минем кебек җыр-моңга гашыйк. Алар балачактан минем белән клубка йөрделәр, мин авылның мәдәни тормышында актив катнаштым. Альбина балалар ансамблен җитәкли, алар өчен мин үзем милли киемнәр тектем. Риммада әбисенең тавышы – минем әни бик матур җырлый иде. Ул авыздан чыккан һәр сүзне такмакка яки җырга әйләндерә иде. «Өч көн, өч төн җырласам да, бер үк төрле җырламыйм», дип әйтә иде, – дип искә ала Рәкыя Миңнемөхәммәтовна.

Ул җиде балалы гаиләдә үскән, барысы да музыканы яраткан: кайсы җырлаган, кайсы гармун уйнаган. Хәзер дә бергә җыелалар икән, гармун белән утыралар. Шашка һәм шахмат уйнарга яраталар.

Ул 31 ел кайнанасы белән яшәгән, хәтта ире үлгәннән соң да. Килененә аннан керәшеннәрнең борынгы бизәнү әйберләре – тамакса һәм беләзек калган. Рәкыя Никитина аларны саклап кына калмый, «Чулпы»  коллективы белән сәхнәгә чыкканда да кия.

Рәкыя Никитинаның дүрт оныгы бар – Ксения, Анатолий, Илья һәм Олеся. Ксения заманча кылыч сугышы белән шөгыльләнә. Илья хоккей белән мавыга, Анатолий тхэквондога йөри. Балалар һәм оныклар халык бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәргә кайталар. Хуҗабикә керәшен һәм татар милли ризыкларын әзерли: өчпочмак, калын тәбә – йөземле татлы камыр ризыгы, балан пәрәмәче, бавырсак.

– Үземне бәхетле әни һәм әби дип саныйм. Балалар минем сүземне тыңлыйлар, аяк астына салмыйлар, гаиләдә дә, эштә дә горефгадәтләрне һәм мәдәниятне хөрмәт итәләр, саклыйлар һәм үстерәләр, – дип билгеләп үтте ул.

Алга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев