Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Раиса Герасимованың яңа китабына презентация теплоходта узган

Кукмара районының Кызыл тау авылында яшәүче Раиса Герасимованың шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур, көз айлары аеруча ямьле.

Көзләр җитте диеп, ямансулап,
Моңсуланып китте карашым,
Минем дә бит, табигатьтәге кебек,
Көзләремә кереп барышым, – дип язган иде Раиса Герасимова 4 ел элек.

“Ә хәзер мин, гөмернең шушы вакыты, иң матур вакыт икән дигән нәтиҗәгә килдем. Балаларның үз тормышы, бөтен эшкә кайтып булышып торалар. Балалар, оныклар исән-сау булып, үзебез сәламәт булып, тынычлыкта яшәргә генә язсын.
Яшь вакытта хыялланып яшисең, ә олыгайгач... дигән сүзләр укыдым мин кичә. Минем мәсьәлән, яшь вакытта хыялланып яшәргә вакытым булмады. Яшь килеш кияүгә чыктым, аннан балалар үстереп, йорт җиткереп, тормыш йөген өстерәп, хыялланырга вакыт калмады. Мин хәзер хыялланып яшим, һәм шул хыялларым, балаларымның, туганнарымның ярдәме белән тормышка ашып бара. Мин велосипедта йөрергә яратам, балалар велосипед алып бирде һәм су яратам мин. Бик күптәнге хыялым иде, бассейнда су коену, Эльза һәм Марат ярдәме белән бу хыялым да тормышка ашты быел. Рәхмәт аларга, исән-сау яшәсеннәр. Тагын бер иң зур хыялым, теплоходта йөзү иде. Инде кичә шушы хыялым да тормышка ашты, Аллага шөкер.
Мин бит 4 ел элек шигырьләр яза башладым, укыйсыз, бик зур рәхмәт, барыгызга да. Ләкин китап чыгару дигән хыялым юк иде әле минем, монысы киявемнең хыялы булды, аның минем күңелемне күрәсе килде. Кичә беренче китапларымны кулыма алдым. Бик зур рәхмәт, кызым белән киявемә. Мине шатландырган өчен, Ходай үзләрен ярдәменнән ташламасын! Ә китапларны минем, оныкларыма, киләсе буынга истәлек итеп калдырасым килә.
Шушы китапларның призентациясе булды инде бу, теплоходта сәяхәт. Свияжскийга барып, матур, истәлекле урыннарны күреп кайттык, шулай күңелле булыр дип, башыма да китермәгән идем. Алга таба да, хыялларны тормышка ашырып, исән-сау яшәсәк иде”, – дип язды шагыйрә карендәшебез.

 


Тормыш йомгагым тәгәри,
Тәгәри дә сүтелә,
Шул сүтелгән җепләр кебек,
Тормыш юлым үтелә.

Тәгәрәсен әкерен генә,
Үткәннәрне барласын,
Һәм сүтелсен, салмак кына,
Тик өзелеп калмасын.

Тәгәри ,гөмер йомгагым,
Айлар, елларны саный,
Ямьле җәй артыннан һәр ел,
Алтын көз килми калмый.

Ә көзләр, үзенә дәшә,
Җилләр белән иркәләп,
Гөмер көзенә керергә,
Безгә әле иртәрәк.

Башкарасы эшләрем күп,
Исән булса башларым,
Мин бит әле бу тормышта,
Яши генә башладым.

Бер сүтелгән, шул йомгагым,
Инде кире җыелиас,
Тормышымнвң һәр мизгеле,
Күңелемнән җуелмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев