Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«PROкостюм» керәшен киеме белән таныштыра

Ни дисәң дә, милли киемгә игътибар арта.

Әле ничәдер дистә ел элек ул гадәти әйбер булса, бүгенге яшьләр аны "экзотика" итеп кабул итә. Бәйрәмнәрдә, чыгышларда кия, үз әби-бабаларыннан сораштырып, мәгълүмат туплый, өйрәнә. Кайберәүләр, тагын да алга китеп, миллилекне "заманчалаштыра", ягъни киемнәрне бүгенге көн зәвыгына туры китереп куллана. Ә шулай да, әби-бабаңнан калган киемнәргә бер чит элемент та өстәмичә, аны халыкка күрсәтүдән яхшырак әйбер бармы икән?

Түбән Кама керәшеннәре үз милли киемнәре белән таныштыру өчен, «PROкостюм» дип аталган интерактив программа башлап җибәргән. "Керәшен" җәмгыяте активистлары мәктәп укучылары һәм студентларга керәшен костюмының элементлары, аны хуҗасының статусына, вакыйга һәм башка факторларга карап киелүе турында сөйли. 

Әлеге программаның беренчесе Түбән Кама Халыклар Дуслыгы йортында узган. "Керәшен" мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Ситдикова һәм "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе Ольга Вәлиуллина катнашучыларга үзләренең өсләрендәге киемнәр турында сөйләде. Аннан укучылар белән бергә "Җаулык бәйләү" обрядын да уздырганнар. Чара, матур гадәт буенча, "Сүрәкә" солистлары башкаруындагы керәшен җырулары белән тәмамланган.

Фото: Түбән Кама Халыклар Дуслыгы йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев