- Сайлауларны бер дә калдырган булмады. Элгәре Кәвәлдә сайлаулар бик күңелле бер бәйрәм шикелле уза торган иде. Соңгы елларда өйгә килеп сайлаттылар. Быел үзем барып тавыш бирергә уйладым. Ил башлыгы сайланганда өйдә утыру килешмәс дидем, - дип сөйли Питрәчтә яшәүче 96 яшьлек Федосия Ивановна Шипшова.
Пидуч әби 1921 нче елда Питрәч авылы Кәвәл авылында туган.
- Мин бик авыр ачлык елны туганмын, бу бала барыбер исән калмас дип мин туганны кәгазьгә язып та тормаганнар. Бик кечкенәдән урак урдым, печән чаптым, ат җиктем. Теләчедә курсларда укып кайтып сугыш вакытында трактор йөрттем, - дип сөйли ул.

Питрәч районында 80 яшьтән узган 1200 сайлаучы теркәлгән. Беренче тапкыр Сайлауда катнашучылар 446 кеше.
Ольга Шипшова, Питрәч
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев