Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрау” бәйрәмендә тырыш керәшеннәребезнең хезмәтләре югары бәяләнде

Республикакүләм “Питрау” керәшен культурасы юбилей фестивален ачу тантанасында бер төркем керәшенгә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уздырылган Питрау бәйрәмендә югары дәрәҗәдәге бүләкләргә түбәндәге кешеләр ия булды:

— «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары — Александр Игнатьев, Руслан Насыйров — «Татарстан Республикасының атказанган артисты»;

— Түбән Камадан Ольга Вәлиуллина, Алабудан Нина Сәлимуллина, Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Мария Петрова, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Регина Павлова — Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе;

— Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Аида Сахарова — Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы;

— «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, активистлар — Светлана Максимова һәм Дмитрий Баранов, «Кряшен чибяре» конкурсының башкарма директоры Юлия Дувалова — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы Рәхмәте;

— Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернатының физкультура укытучысы Андрей Куклев — «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»;

— Мамадыш спирт заводының инженер-технологы Наталья Лепехина — «Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре»;

— Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә секторының баш белгече Роза Кочурова, Шәдче авыл җирлеге депутаты Елизавета Капитова — Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателенең Рәхмәт хаты;

— Олыяз мәдәният йорты директоры Рифкат Шафиков «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре».

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 500 мең сумлык сертификаты Яр Чаллының "Карендәшләр" фольклор ансамбле (җит. В.Агапов), Түбән Камадан "Сүрәкә" фольклор ансамбле (җит. О.Вәлиуллина), Балык Бистәсеннән "Чулпы" фольклор ансамбле (җит. Л. Кибякова), Зәй районыннан "Җиләк" фольклор ансамбле (җит. Ольга Агашкина) бирелде.  

Татарстан халыклары Ассамблеясеннән 25 мең сумлык сертификат «Көмеш тәңкә» гаилә фольклор ансамбле (Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы) һәм «Талир тәнкә» керәшен фольклор ансамбленә (Мамадыш районының Владимир авылы) бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев