Питрау атнасында яңа керәшен гаиләсе туды
15 июль көнне Илья Абдулов һәм Римма Кондрабаева гомерләренең яңа этабын – гаилә тормышын башлап җибәрделәр.
Шушы көннәрдә Зәй районының Сарсаз Баграж егете Илья Абдулов белән күрше Урта Баграж авылы кызы Римма Кондрабаева кызыл туйларын билгеләп үттеләр.
Яшьләрнең мәхәббәт тарихлары бик кызыклы, алар бер-берсен инде мәктәп елларыннан ук беләләр.
"5нче класста бергә укый башладык. Ммәктәптә алай бик игътибар итмәдек бер-беребезгә, классташлар булып кына йөрдек. Ә менә мәктәпне бетереп, авылга кунак булып кайткач, янәдән күрешеп, бер-беребезгә гашыйк булдык", — дип сөйләде Римма.
Илья белән Римма 5 ел очрашып йөргәннәр. Римма Ильяны армиягә озатып, көтеп ала. Армиядән кайткан көнне үк, перронда Илья сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, шул көннән туйга әзерлек башлана.
Йолаларга туры китереп, Римманы туган йортыннан йолып алганнар, кияү йортына килен төшерү йоласы да үтәлгән.
"Туебыз заманча, бик күңелле узды. Барысыннан да канәгать калдык", — диде кәләш.
Яшьләргә гаилә бәхете, саф мәхәббәт теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев