Педагогика колледжларында белем алучыларга эшкә урнашу мөмкинлекләре киңәйтеләчәк
Педагогика колледжларының югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак.
Дәүләт Думасының 13 июльдә узган пленар утырышында шул хактагы закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, инициативада күрсәтелгәнчә, югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетлар һәм фәнни оешмаларда укыту-ярдәмче персонал һәм фәнни хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре вазифасын башкара алачак.
Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова сүзләренчә, әлеге инициатива студентларны урта, һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча эшкә урнаштыру мөмкинлегенә кагыла.
«Без әле укуын дәвам итүче, шул ук вакытта эшләргә дә теләгән студентлар өчен мөмкинлекләрне киңәйтәбез», - диде ул.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. «Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе дә, хезмәт кенәгәсе дә булачак», - диде ул. Инициативаны бүген, 14 июльдә, өченче укылышта карарга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев