Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников: «Халык һәр суббота келәүгә йөри»
Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников авыл тормышы халкы турында сөйләп, үзенең уй-ниятләре белән уртаклашты.
— Безнең җирлек Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк (Шүрнәкбашы), Үмәк (руслашкан керәшеннәр яши) һәм «Красная горка» поселогын үз эченә ала. Җирлектә 232 хуҗалык булып, 400ләп кеше яши (245е — эш яшендәгеләр).
Бу уку елында Олы Шүрнәк урта мәктәбендә 36 бала белем ала. Мәктәпкә балалар башка авыллардан да йөреп укыйлар. Быел 1нче класста — 2 укучы.
Бездә бер чиркәү бар: ул — Үмәктәге Пётр һәм Павел апостоллар чиркәве. Халык анда һәр суббота келәүгә йөри.
Җирлектә мөгезле эре терлек, сарык, кош-корт асраучы хуҗалыклар да бар. Сүз уңаеннан, республика конкурсындагы «Татарстанның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» номинациясендә Олы Шүрнәктән Александр Чайников диплом белән бүләкләнде.
2024 елда Олы Шүрнәктә 70 метр озынлыкта өр-яңа суүткәргеч сузылды. Коелар, 2 янгын гидранты көйләнде. Югары Шүрнәктә бер кое урнаштырылды. Шулай ук, 12 яктырткыч сатып алынды. Үмәк авылында да 80 метр озынлыкта яңа су торбасы сузып, кое урнаштырылды. Бу һәм җирлек халкының көндәлек тормышы өчен кирәкле башка эшләр халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылды. 2024 елда кешеләрдән 233 мең 200 сум үзара салым акчасы җыелган иде. Шуңа республика бюджетыннан тиешле сумма өстәлгәч, барлыгы 918 мең 387сумга тулды.
2024 елда гражданнар җыенында 2025 ел өчен үзара салым суммасы түбәндәгечә билгеләнде. Олы Шүрнәк авылында — һәр кешедән 600 сум. Ул акчаны су башнясын койма белән әйләндереп алу өчен тотарга. Югары Шүрнәктә — кеше башыннан 2000 сум. Үзара салым акчасына су башнясының тирә-ягын әйләндереп алу өчен төзелеш материалы алырга. Үмәк авылында — җан башыннан 1000 сум. Бу акчага Бөек Ватан сугышында катнашканнарга куелган стенд территориясен төзекләндерергә. Үзара салым акчасының суммасы төрлечә булуы — авылда салым түләргә тиешле кешеләр санына бәйле. Бу төр салымны түләүчеләр — Олы Шүрнәктә 280 кеше, ә Югары Шүрнәктә — 16, Үмәктә — 42.
Газлаштыру программасы нигезендә, җирлектә тагын 9 йортка газ кертелде. Республикакүләм «Төбәк юлларын яктырту» программасы буенча Олы Шүрнәкнең Мәктәп урамында яктырткычлар көйләнде. Грант акчасына тракторга тагылма корал сатып алынды. Шулай ук, спорт мәйданчыгына да яктырткычлар урнаштырылды.
Хәзреге вакытта җирлегебездән ун егет — махсус хәрби операциядә. Хәрби бурыч үтәүче бу якташларыбызга һәм андагы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда халык актив катнаша. Хатын-кызлар җылы носкилар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр. Акча җыеп, җылы кием, кирәк-ярак, ашамлык сатып алып та җибәрәбез. Аларны тутырган тартмаларга мәктәп укучыларының хатларын да салабыз. Укучы балаларның хатларындагы «Сезне өйдә, авылда көтәләр; җиңеп, исән-сау кайтыгыз» дигән теләкләре бу 2025 елда чынга ашсын иде. Иртәләр — имин, көннәр — уңышлы, кичләр — тыныч, һәр өйдә муллык, тынычлык булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев