Олы Аты авылында сугышта һәлак булучыларны искә алдылар
Хәбәрләр

Олы Аты авылында сугышта һәлак булучыларны искә алдылар

2020 елда Аты халкыннан җыелган үзара салым акчасына яңа һәйкәл салынган

Түбән Кама районының Олы Аты халкы Җиңү бәйрәмендә үз авылларындагы һәйкәл янына барып, ил азатлыгы өчен кан койган авылдашларын искә алалар. Бу һәйкәл 2020 елда Аты халкыннан җыелган үзара салым акчасына, Кызыл Чапчак авыл җирлеге советы депутаты Степан Умнов тырышлыгы белән салынган.

Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм, шулай ук, яудан исән-сау әйләнеп кайткан  фронтовикларның исем-фамилиясе язылган.


Нет комментариев