Тукай районының Мәләкәс авылы культура йорты хезмәткәрләре бер бәйрәмне дә уздырмыйча калмый.
2 август та авылның өлкәннәре Элҗен көнне билгеләп узу максатыннан табигать кочагына чыкты.
Җыелучылар әлеге мөһим бәйрәмнең тарихы, традицияләре, сынамышлары һәм Элҗеннең дини әһәмияте турында сөйләштеләр. Бераз сыйланып алганнан соң, оештыручылар килгән кунаклар өчен төрле уеннар уздырды.
Соңыннан, кунаклар барысы бергә түгәрәккә җыелып, такмаклар әйттеләр, биеделәр һәм җырладылар.
Шулай итеп, Элҗен бәйрәме милли традицияләр буенча һәм бик күңелле узды.
Нет комментариев