Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә
1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак
Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«РФ Хезмәт кодексы нигезендә 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. ТР Президенты Указы нигезендә, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме игълан ителгән һәм эшләми торган көн булып санала», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала. Майның беренче эш атнасы — дүрт көнгә, ә икенчесе өч көнгә кадәр кыскартылачак. Моннан тыш, 30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев