Махсус хәрби операция зонасына Зәйдән чираттагы гуманитар йөк озатылды
Анда хәрбиләр өчен кирәк булган тимер мичләр, маскит челтәрләр, җылы оекбашлар, киемнәр, гигиена чаралары, дарулар, азык-төлек, исемле посылкалар һәм башка кирәк-яраклар белән зур бер йөк машинасы шыплап тулган.
Шулай ук Зәйдән тагын бер УАЗ машинасын да хәрбиләргә әзерләп җибәрүне карар итте игелекле затлар. Йөкне төяүдә Зәй политехник колледжы студентларының өлкәннәргә чын күңелдән ярдәм итүе, яшь буында патриотик рух тәрбияләнүен тагын бер кат чагылдырды.
«Мәктәпләрнең өлкән сыйныф егетләре, колледж студентлары гуманитар йөк төяүгә һәрчак булышлык итәләр. Алар биредә хезмәт күрсәтеп кенә калмый, ил сагындагы хәрбиләрнең нинди шартларда яшәүләрен аңлыйлар, күзләрендә очкыннар чагылган яшьләрне үзебезнең арада күрү куанычлы», — ди Валентин Атласов.
Бу юлы гуманитар йөкне озатуга «Җылы Зәй» волонтерлар хәрәкәте оештыручылары Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сергей Хватков, отставкадагы хәрби Валентин Атласов, район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев бардылар. Балалар кулы белән язылган хатларның да хәрбиләргә тәэсир итүен ассызыклады.
Кыскасы, туган яктан килгән һәр ярдәм, һәр җылы сүз егетләрне җиңүгә өнди, алар ныклы тылга рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев