Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан карендәшебез Елена Зайцева шигырьләре

Йомшак күңелле, шигъри җанлы Елена Николаевна Шәдче авылындагы картлар йортында эшли.

Кечкенә чагыннан күңелендә туган шигъри юлларны көйгә салып җырлап йөри. Ул әле дә шигырьләр иҗат итүен дәвам итә. Аның сүзләренә инде шактый гына көйләр дә язылган. Фәридә Сәхәбиева, Җәлил Насыйбуллин, Валерий Иванов белән бергә язылган җырлары бик тә күңелгә ятышлы булып яңгырый.

Уйларым

Уйланам да башка сыймый уем
Акыл житми аны тупларга.
Су буена килдемдәген дәштем
Агызыймчы агымсуларга.

Зарларымны ачам беркем дәшми
Бары шаулап елга укерә.
Истә барысы тупланылган серем
Елый-елый акыл укенә.

Уйларым сез яхшы якка өндәп
Укмашланып тагын җыелып,
Әйтәсез кук, җебеп төшмә инде
Калчы яр буенда тыелып...

Учларыма алам агымсуны
Бер йотымы дару җаныма.
Күзләремне ачты, акыл белән,
Өмет белән атлыйм юлыма.

Юылып төшә начар уй дигәне
Әрсезлеге назга әйләнде.
Мин яңадан тудым әллә җиргә?
Төпле фикер миңа бәйләнде.

Уй-фикерем сунмә диеп дәшә,
Борылып кара купме яктылык.
Агымсумы юып алган төсле
Сылап куйды миңа сабырлык.

Гомер көзе, төсе сарыдан
Гомер көзләренә иярдең дә
Киттең әллә, мине син ташлап?
Юк янымда. Узең моңаепмы
Уйлыйсың син барысын барлап…

Теге юк ла, ә монысы анда
Дия-дия ниләр саныйсың.
Җаным елый сина карыймын да
Яшь курсәтмим, ә син аңлыйсың.

Гомер көзе сары яфрак кына
Түшәлделәр юлга, күңелгә.
Төсе ярыйсы ла, үзе ятим
Кайнар учак нигә сүрелә?

Дөрләт әле өстә ялкыныңны,
Бер очкыны җитә кабынырга
Аңлап калчы көзләре киткәнче
Авыр булыр кышта табынырга.

Гомер көзен, ярты гасыр диям,
Ә син бармак бөкәэп саныйсың,
Юк җитәлмим, бик еракта диеп,
Әле ярый анысын аңлыйсың...

Йөрәгемдә исемең уелган
Канлы хәреф тора саркырга.
Юк кирәкми, ташлап китмә әле
Әзер түгел көзге сагышка
Көз болай да бит ул сарыда!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев