Луиза Янсуарның "Мәсих" поэмасыннан өзек
Хәбәрләр

Луиза Янсуарның "Мәсих" поэмасыннан өзек

Луиза Янсуарның "Мәсих" поэмасыннан өзек тәкъдим итәбез (икенче һәм өченче бүлекләр).

2. Иуда

Сатлык аркадашлар намусыннан

Берни калмас – хәкарәттән башка.

Карашларда дар агачы булып

Чайкалыр тик үлем – шаша-шаша.

Сытылыр бер исем – иреннәрнең

Куырылып кипкән чәрдәгеннән.

Кургаш тамчы булып, кемнәрнеңдер

Бәддогасы чәчрәр бәбәгенә.

Янчык авырлыгы кадәр генә

Булмас каһәр, эремәс ком-җирдә.

− Ярлыкачы! Ярлыкачы, зинһар! –

Ялваруын бөтереп, туң җилләр

Илгә чөяр... Дарга эленгәндәй,

Бәргәләнер телдә яман аты.

Дөнья – шул ук.

Безнең хисапларны

Рабби, өмет өзеп, күптән япты.

 

3. Җәза

Мәйданнарда ирек даулар алар,

Өер-өер яңартырлар иман.

Күзләреңдә янган утны гына

Танымаслар –

Онытылган сыман.

Кабатланыр мизгел,

Актарылып,

Иңәр кабат зарлы хәтереңә.

Сиңа әзерләнгән таҗны болгап,

Ыргылырлар...

Затсыз әмеренә

Буйсынырга әзер һәр йолкышның

Бу акылдан язган дөнья...

Талган

Учларыңны учка алам –

Анда

Җәза эзе

Җөйләнмәгән һаман.

...Мәйданнардан хөкем укыр алар,

Өер-өер кабартырлар иман.

...Җанны коткарырлык утны гына

Табалмаслар –

Убылганда җиһан...

Фото: Салават Камалетдинов

 


Нет комментариев