Җиңү бәйрәменә багышланган митингны оештыручыларның да, кечкенә балалар һәм мәктәп укучыларының да чыгышын халык күз яшьләре аша тыңлады
Сарман районының Ләке халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл янына митингка җыелды. Анда сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннары, олылар белән беррәттән тормыш арбасына җигелгән сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы тыныч тормышта туып-үскән кешеләр һәм яшь буын катнашты.

. Миллионнарча корбаннар бәрабәренә яулап алынган Җиңү таңын, яу кырында ятып калган солдатларны беркемнең дә онытырга хакы юк! Һәйкәлгә, авылдашларының хөрмәт билгесе һәм рәхмәте буларак, венок салынды.

Сугыш кырында ятып калган авылдашлары, тыныч тормышта арадан киткән фронтовикларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Нет комментариев