Лариса Басыйрова һәм Регина Павлова Татарстанның атказанган артисты булдылар
Хәбәрләр

Лариса Басыйрова һәм Регина Павлова Татарстанның атказанган артисты булдылар

Җырчы карендәшләребезгә бу мактаулы исем Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы елның 16 сентябрендәге указы нигезендә бирелде.

«Ак Барс Арт иҗат берләшмәсе»нең коммерциягә нигезләнмәгән автономлы оешмасы артист-вокалисты Лариса Басыйрова һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Регина Павлова, музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен, «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодцы кызлар, ижатыгызны курэ белгэн турэлэргэ зур рэхмэтлемен.