Ләкелеләр гаилә ялына җыелды
Сарман районының Ләке авылында «Зур гаилә яллары» уздырылды.
Билгеле булганча, илебездәге Гаилә елы кысаларында, май-октябрь айларында Россия хезмәт министрлыгының «Зур гаилә яллары» проекты тормышка ашырыла. Аның максаты — гаиләләрдәге төрле буын кешеләренең яз-җәй айларындагы ял көннәрендә бергәләп күңел ачуларын, вакытларын файдалы уздыруларын оештыру.
Шул уңайдан, безнең Ләке авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Үз гаиләң альбомына күз сал» дип аталган хатирәләр сәгате уздырды. Хатирәләр сәгатенә бер генә кеше дә буш кул белән килмәде. Барысы да үз өйләрендә кадерләп саклана торган гаилә альбомындагы фотоларны алып килгән иде.
Шул фотоларны карап, күңел түрләрендәге истәлекләрне яңарттылар. Һәр гаилә тарихын чагылдырган ул фотоларда төрле чорлардагы төрле буын кешеләренең тормыш мизгелләре сурәтләнгән. Фотоларга бәйләп, һәр гаиләнең үзенеке генә булган һәм ерак гасырларда яшәгән әби-бабайларыннан башлап, бер буыннан икенчесенә күчеп килгән матур гадәтләр, традицияләр турында да сөйләштеләр. Үз якыннары, кардәшләре белән булган кызыклы вакыйгаларны да искә төшереп үттеләр.
Өлкән буыннарда сагыш уяткан аклы-каралы фотоларны балалар, яшьләр аеруча кызыксынып, кулдан-кулга йөртеп карадылар. Еллар үтү белән саргая төшкән кадерле фотоларны караганда сулыш кысыла, вакыт туктап калгандай була. Юк, вакыт туктап калмый, ә гаилә ялына җыелган яшьләрне үз әби-бабайларының, әти-әниләренең яшьлегенә алып кайта. Шул чор белән күзгә-күз очраштыра. Мондый минутларда олы буын белән хәзерге яшьләрне күзгә күренмәс күңел җепләре бәйли шикелле.
Күпчелеге үзебезнең «Игәнә» ансамбленә йөрүчеләр булган «Зур гаилә яллары»нда Анна һәм Иван Сахуриевларның элекке фотоларын карап, алар тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар белән дә таныштылар. Тамара Подвалова, Нина Малова, Райчка Тазова, Ольга Асанова, Гүзәл Степанова, Валентина Тазова, Халидә Нәбиева, Наталья Никитина һәм башкалар алып килгән фотолар аларның һәркайсының үз гаилә тарихы, үз гаилә традицияләре турында сөйли иде.
«Зур гаилә яллары» оештырылган 31 октябрь әби-бабайларына, әти-әниләренә ияреп килгән Кирилл Кондратьев, Арина Борисова, Тимур Зайцев, Екатерина Зайцева һәм Альмира Рәҗәпова әле озак вакытлар искә алып сөйләрләр. Кем белә, бәлки кайчан да булса, алар үзләренең оныкларына — хәзерге әби-бабайлар шикелле — үз тормышлары фото-видео язмасы булган гаилә тарихы турында сөйләрләр…
Римма АНТОНОВА,
Сарман районныың Ләке авылы мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев