Ләке укытучылары гуманитар ярдәм әзерләде
Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә республикабыз волонтерлары вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Сарман районының Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре коллективы өйдә ясалган токмач кисеп, гуманитар ярдәм җыюны оештыручыларга җибәрделәр.
Әлеге игелекле эшкә керешкән Ләке укытучылары белән дә сөйләштек:
“19 сентябрьдә үләннәрдән чәй әзерләп җибәргән идек. Токмачны егетләр өйдәгечә аш пешерсеннәр, туган ягыбызның җылысын тойсыннар дип кистек. Аларны көтәбез, сагынабыз һәм махсус операциянең тизрәк тәмамлануына, егетләрнең өйгә исән-сау кайтуларына өметләнәбез, ышанабыз. Бездән кечкенә генә ярдәм булсын һәм солдатларның йөрәкләрен җылытсын”, – диде укытучы Валентина Такарликова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев