Мамадышының Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Олег Малышев алып барачак
3 июль көнне Мамадыш районының Кумырык авылында часовня ачыла. Часовняны Мамадыш шәһәренең Ксения Римляныни чиркәве настоятеле, иерей Олег Малышев аруландырачак. Бу көнне Кумырыкка Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның килүе дә көтелә.
Чиркәүне ачу тантанасыннан соң авылда Сабантуй үткәрәчәкләр. Сабантуйда Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков, Җөри авылыннан "Көмеш тәңкә", Алабуга шәһәреннән "Ак каз" ансамбльләре катнашачак.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/yansuarda-chasovnya-achyilu-tantanasyi-bula
Нет комментариев