Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кул сугышы буенча төбәкара ачык турнирда Казан шәһәреннән Ярослав Юзеев җиңү яулады

13 апрельдә Удмуртиянең Ува шәһәрендә кул сугышы (рукапошный бой) буенча төбәкара ачык турнир уздырылды. Ул турнир хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә багышлап оештырылган.

Анда, Удмуртия белән беррәттән, безнең Татарстаннан һәм Пермь краеннан да яшь спортчылар катнашты.

Казан шәһәреннән Ярослав Юзеев, авырлык үлчәве 42 килограмм һәм аннан авыррак булган 8-9 яшьлек малайлар арасында 2нче урынны алды. Ярославка «Удмуртиянең кул көрәше федерациясе» председателе Дмитрий Шмелев кул куйган Диплом һәм истәлекле медаль тапшырылды. 

Башлангыч класста укучы Ярослав Юзеев, бертуган абыйсы Яков шикелле үк, спорт белән ныклап шөгыльләнә. Ярослав әле узган ел грек-рим көрәше буенча республика ачык турнирында да 40 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә 2нче урынны алган иде.

Ярославның спорттагы яңа уңышы турында безнең «Туганайлар» газетасына бабасы, отставкадагы капитан Яков Иванович хәбәр итте. Сүз уңаеннан, Яков Юзеев — заманында үзенең туган авылы Владимирдагы (Мамадыш районы) Питрау бәйрәмнәрендә мәйдан тоткан көрәшче. Оныклары Яков белән Ярославның спорт сепкцияләренә йөрүләрендә һәм спортта уңыш арты уңыш яулауларында бабайлары Яков Иваеновичның да хезмәте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев