Кукмарада яңа керәшен гаиләсе туды
Кукмара районының Село-Чура авылында Осиповлар керәшен гаиләсе барлыкка килде.
Тумышы белән Село-Чура авылыннан булган, хәзердә шунда яшәүче Тимур Осипов белән Иске-Йорт авылы кызы Эльвира Тураханова 30 август көнне яңа гаилә кордылар. Кияү егете Тимур төзелештә эшли, кулыннан бөтен эш тә килә.
– 2 ел элек таныштык, озак кына дуслашып йөрдек. 1 сентябрь көнне йөри башлавыбызга 9 ай булды, – дип сөйләде Эльвира.
Йола-гадәтләргә туры китереп, Эльвираны кияү йортына алып кайтканнар, мендәргә бастырып, бал-май да каптырганнар. Туй Балтач районының Борбаш авылында узган.
– Кияүгә чыгырга дип Казаннан кайттым, мин кайткан төшкә матур итеп ремонтлар да ясап куйганнар. Әти-әниләр белән яшибез, Алла боерса, – диде килен.
Яшьләргә бәхетле гаилә тормышы, тигезлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев