Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Кукмараның өченче урта мәктәбендә урнашкан 1669нчы номерлы сайлау участогына үзенең тормыш иптәше Виктория, олы кызы Дарья белән килде, дип хәбәр итә "Хезмәт даны" сайты.
- Сайлауларга бару - һәркемнең гражданлык бурычы. Илебезнең киләчәге, икътисади һәм сәяси үсеше сайлауда актив катнашып, тирән акыл һәм төптән уйлап тавыш бирү белән бәйле. Һәр тавыш артында - киләчәгебез тора. Шуның өчен битарафлык, салкын караш булмасын иде, - диде Сергей Димитриев.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев