Вероникага 20 яшь, Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылыннан
"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.
Вероника Степановага 20 яшь, Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылыннан. Казан дәүләт энергетика университетының “Аквакультура һәм су биоресурсы” дип аталган экология юнәлешендә 3 курс тәмамлаган. Авылның “Йолдызчык” яшьләр фольклор ансамбленә йөри.
"Гаилә тәрбиясе, 3 ел рәттән "Айбагыр" этнолагеренда булу, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре бүлегендә эшләү мине "Кряшен чибяре"нә алып килде.
Конкурста катнашуымның максаты - башкалар белән тәҗрибә уртаклашу, мәдәни мирасыбызны һәм әби-бабаларыбыздан килгән йола-гадәтләрне популярлаштыру.
"Ышанырга, үз-үзеңне күрсәтергә, хыялланырга" принцибы буенча яшим",– дип сөйләде Вероника.
Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.
"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото
Алексей Дмитриев фотосы
Нет комментариев