Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

“Кряшен чибяре – 2022” титулы иясен билгеләү 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында булачак

“Кряшен чибяре” конкурсының максаты – яшьләрне туган телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.

Конкурста үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде.

Сайлап алу һәм әзерлек этаплары 2 көнгә сузылды

25-26 июнь көннәрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә конкурсның сайлап алу һәм әзерлек этаплары узды.

Иң элек кызлар "Кряшен чибяре-2021" титулы иясе Лиана Самойлова белән очраштылар. Ул бәйгедә катнашучыларга үз киңәшләрен бирде, уңышлар теләде.

Сайлап алу этабында махсус комиссия: конкурсның жюри председателе - "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков, режиссёры - "Бәрмәнчек" ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, башкарма директоры Юлия Дувалова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев эшләде. Кызлар махсус комиссия членнарын үзләре белән таныштырды. Аның нәтиҗәләре буенча,12 кыз да финалга үтте.

"Кызлар - барыгыз да чибәр, уңган-булган һәм, шул ук вакытта, сез шундый төрле. Арагызда кондитер да, тегүче дә, укытучы да, визажист та бар. Кайсыларыгыз яңа гына мәктәпне тәмамлап, зур тормышка аяк басарга әзерләнәсез. Бу конкурс сезнең барыгызга да яңа тәҗрибә һәм көч бирер. Сез барыгыз да бик лаеклы кызлар, тик җиңүче бер була. Бер-берегезне хөрмәт итеп, финалда матур ярыш күрсәтегез", - дип конкурсантларга уңышлар теләде Артур Поляков. 

Әзерлек этабында чибәрләр вокал, хореография, нәфис (матур) сүз буенча мастер-классларда катнашты. Вокал һәм йолалар буенча кызларны "Бәрмәнчек" ансамбленең баш хормейстры Эльвира Камалова таныштырды. Халык җырларын дөрес башкару буенча фольклорчы галим Геннадий Макаров үз киңәшләрен бирде. Шуннан соң кызлар "Кряшен чибяре" конкурсының гимнын өйрәнделәр. (Гимның авторы – Геннадий Макаров).  Мәдәни үзәкнең тавыш яздыру студиясендә танылган музыкант Азат Хөсәенов белән гимны яздырдылар. Әлеге гимн конкурсның финалында яңгыраячак.

"Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Аида Сахарова хореография буенча мастер-класс уздырды. Кызлар, шулай ук, милли һәм заманча киемнәрдә фотосессия ясадылар.

Финал 8 сынаудан тора

16 июльдә Питрау бәйрәменең “Кряшен чибяре” мәйданчыгында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Финалда ярыш сигез сынаудан торачак. Конкурсантлар “визитка” әзерләргә, үзгә итеп салынган ипи, чигелгән сөлге алып килергә тиешләр. Шулай ук, кызларга керәшен йолаларын да яхшылап өйрәнергә кирәк була. “Этника” жанрында җыру, бию, музыка уен коралында уйнау яки нәфис сүз (конкурсант үзе сайлап ала) әзерләп, үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Кызлар бәйге барышында милли һәм стилләштерелгән керәшен киемнәрен “дефиле” итеп тәкъдим итәчәк. Ярышның Идел буе халыкларының этник бәйрәмнәренә багышланган интеллектуаль турында конкурсантларның зирәклеге, туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләре дә ачыкланачак.

Конкурска нәтиҗә ясалып, “Кряшен Чибяре” титулына кемнәр ия булганы игълан ителәчәк. Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе – Мамадыш районының “Кряшен Чибяре”. Аларның икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм акчалата премия тапшырылачак. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, акчалата премия көтә. “Иң яхшы җыручы”, “Иң яхшы биюче”, “Иң сөйкемле”, “Йолаларны яхшы белүче”, “Иң оста чигүче”, “Халыкчан костюм иясе”, “Иң җор телле”, “Этник костюм белгече”, “Иң оста пешерүче” номинацияләрдә җиңгән конкурсантларга да диплом һәм махсус бүләкләр биреләчәк. “On-line кряшен чибяре” номинациясендә җиңүче “Туганайлар” сайтында (tuganaylar.ru) оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

“Кряшен чибяре – 2022” конкурсы финалистлары

Алёна Архипова – 17 яшь, Мамадыш шәһәреннән

 

Алёна Евдокимова – 23 яшь, Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан 

 

Вероника Степанова – 20 яшь, Балык Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылыннан

 

Ксения Александрова – 16 яшь, Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан

 

Светлана Егорова – 21 яшь, Түбән Кама районының Троицк поселогыннан

 

Светлана Иванова – 18 яшь, Мамадыш шәһәреннән

 

София Комиссарова – 21 яшь, Яр Чаллы шәһәреннән

 

Татьяна Ефимова – 26 яшь, Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан

 

Регина Мухина – 16 яшь, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан

 

Эльвина Самойлова – 18 яшь, Түбән Кама шәһәреннән

 

Эльза Гордеева – 19 яшь, Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылыннан

 

Лидия Михайлова - 21 яшь, Кукмара районының Югары Чура авылыннан.


Кызлар белән якыннанрак алдагы хәбәрләрдә таныштырабыз. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.

Фото: А. Дмитриев һәм кызларның шәхси архивларыннан  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев