Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар артырмы?

Су, газ, ут өчен тариф бәяләре һәр муниципалитет өчен индивидуаль рәвештә билгеләнә. Бакчачылар, бакчачылык ширкәтләре өчен аерым индексацияләр булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов сөйләде.

Июль аеннан Татарстанның барлык муниципалитетларында тарифлар кыйммәтләнә. Тарифлар үзгәрешен татарстанлылар август аендагы квитанцияләрдә күрәчәк.

«Тиздән Татарстан Республикасының барлык районнары өчен индексация күрсәтелгән документ чыга. Анда һәр авыл җирлеге өчен дә тарифларның күпмегә үзгәрүе билгеләнгән булачак. Ул документ Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырыла. Тарифлар 10,8 проценттан алып 15,7 процентка кадәр күтәреләчәк», — диде ул.

Аның сүзләренчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән сумманың бер өлеше инфраструктураны яхшыртуга юнәлдереләчәк. Һәр ел саен федераль бюджеттан ремонт эшләренә 1 миллиард сумнан күбрәк сумма бирелсә дә, аның җитеп бетмәвен әйтте.

Казанда тарифлар күтәрелү хисабына су белән тәэмин итү системаларына модернизация һәм ремонт булачак. Су коллекторлары, торбалары яңартылачак. Җитәкче белдергәнчә, Казанны су белән тәэмин итү системалары 70 процентка искергән, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә бу система шактый үзгәрешләр таләп итә.

Романов әйтүенчә, тариф бәяләре бик югары булган шәһәрләр, муниципалитетлар бар. Ул мисал итеп Алабуганы китерде. Республикада электроэнергия һәм газ тарифы бәяләре бик аерылмавын искәртте. Шул ук вакытта су өчен бәяләр районнарда төрле булуын ассызыклады. Җитәкче моны су чыганаклары төрле булуы белән бәйләде. Мәсәлән, җир асты чыганакларыннан табылган суның бер кубометры 60 сум, ә елгадан фильтрацияләгәннең 20 сум гына булуы ихтимал.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев