Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китапханәчеләр Сарсаз-Багражга җыелды

“Әдәбият һәм туган җир” фестивале кысаларында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, керәшеннәрнең кием үрнәкләре күрсәтелде, каләм тибрәтүчеләр берсеннән-берсе эчтәлекле шигырьләрен укыды

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында китапханәчеләрнең "Әдәбият һәм туган җир" дип аталган фестиваль узды. Бу фестивальдә Югары Баграж, Сармашбаш, Урта Баграж һәм Югары Мәлем китапханәчеләре дә катнашты.

Кичәне Алексей Герасимов җитәкчелегендәге "Баграж буйлары" ансамбле "Арумысез, карендәшләр" җыры белән ачып җибәрде. Килгән кунакларга төрледән-төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде. "Илһам алып туган җирдән", "Туган ягым төсләре", "Кулларыннан гөлләр тама" дип исемләнгән күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигү әйберләре, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли орнаментларыбыз төшерелгән тәлинкәләр урын алды. Күргәзмәне караучылар Урта Баграж кызы Елена Твердаяның (Князева) кулдан бәйләнгән курчакларын аеруча сокланып карады. Китап инсталляциясе "Гыйлем коесы" дип аталды. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен "Кадерле туган ягым" исемле фотозона да эшләде.


Бәйрәмне китапханәчеләр Мария Князева белән Марина Халикова алып барды. Һәр чыгыш матур итеп шигырь юллары белән тәкъдим ителде. Халкыбызның "Бәрмәнчек" йоласы күрсәтелде.

“Бәрмәнчек – чын мәгънәсендә, бүгенге көннәргә борынгыдан килеп җиткән бәйрәм. Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә”, -ди Марина Халикова.

Кичәдә Сарсаз-Баграж мәктәбенең "Сандугач" фольклор балалар ансамбле катнашуы аңа ямь өстәде. Шулай ук укучылар Ильвина Гыйззәтуллина, Вадим Мартемьянов, Эльвина Макарова, Алексей Красновлар матур итеп халкыбызның кием үрнәкләрен күрсәтеп биеделәр. Ә татар халкының милли киемен Сармашбаш авылыннан килгән кунагыбыз Тәнзилә Садыйкова күрсәтте.


"Халкым шигърияте - минем иҗатымда" исемле ачык микрофонда Сарсаз-Баграждан Валентина Николаева, Югары Мәлемнан Разия апа Рамазанова, Миләүшә апа Хәйруллина, Сармашбаш авылыннан Рәзилә апа Камалиева, Урта Баграждан Анна апа Кондрабаева, Югары Баграждан Татьяна Миронова берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыдылар. Шулай ук шигырь яратучы - Нурия апа Сафина, Зарина Баранова, Зәйнәп матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Китапханәчеләребез флешмоб итеп якташыбыз Никифор Тукмачевның "Туган җирдә" дип аталган шигырен сайлаганнар иде. Бәйрәмебез татар халкының гимны - “Туган тел” белән тәмамланды.
Кичәгә бәяне үзәкләштерлгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев