Халкым осталары - килер буынга
Хәбәрләр

Халкым осталары - килер буынга

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яңа проект башлап җибәргәннәр.

2022 ел илебездә халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Россия — күп милләтле ил, һәр халык үзенең сәнгатенә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә бай. Шуңа күрә мирасыбызны югалтмау һәм аны баетып тору - мөһим.

Әлеге максаттан Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында "Халкым осталары - килер буынга" проектына старт бирелде. Аның кысаларында яшь буынны үз якларының халык һөнәрләре белән мастер-класслар форматында таныштырып барачаклар. Очрашуларга үз эшенең осталары киләчәк.

Беренче очрашуга оештыручылар чигү остасын, 70 яшьлек Ольга түти Харитонованы чакырганнар. Ул балаларга чигү алымнарының берничә төрен күрсәте. 

Проектның автор-оештыручылары - Керәшен Сәрдәсе авыл китапханәчесе Лидия Яковлева һәм “Сәяр” вокаль ансамбле җитәкчесе Айдар Маннапов.

Ольга түтинең дәресе ничек узган - түбәндәге видеодан карый аласыз.

Чыганак


Нет комментариев