Уенда биш команда көч сынашачак
19 августта Әлмәт шәһәрендә “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының "Чемпионнар кубогы" булачак. Уенда төрле елларда чемпион калган командалар катнашачак. Болар - "КамПИ 2003" (Яр Чаллы), "КамПИ 2010" (Яр Чаллы), "Казан Стаел" (Казан), "Әкәмәт" (Казан), "5 бармак" (Мамадыш) һәм "Керәшеннәр җыелма командасы" (Казан).

Фото: “Әйдә, ШаяРТ"ның ВКонтактедагы рәсми төркеменнән
Нет комментариев