Керәшен Сәрдәсендә "#SEYARFEST" керәшен мәдәнияте фестивален үткәрәчәкләр
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә "#SEYARFEST" керәшен мәдәнияте фестивален үткәрәчәкләр

Быел чара мини-форматта узачак

22 августта Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында "#SEYARFEST" керәшен мәдәнияте фестивале булачак.

"Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, быел фестиваль мини-форматта узачак", – дип хәбәр итә фестивальнең оештыручылары. Бәйрәм авылның мәдәният йорты каршында көндезге уникедә башланачак.

Фестиваль беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде.


Нет комментариев