Керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова #aйданавыборы фотомарафонында катнашты
Хәбәрләр

Керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова #aйданавыборы фотомарафонында катнашты

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде.

Алисага волонтерлар «Я проголосовал» дигән беләзекләр тапшырган. "Әлеге беләзек белән шәһәр транспортында бушлай эшкә килдем", дип хәбәр итте ул.

Шулай ук Алиса Спиридонова «Айда на выборы» дип исемләнгән фотомарафонда да катнашып, социаль челтәрләренә фотографияләр урнаштырды.
Исегезгә төшерәбез, һәр сайлау участогында #айданавыборы акциясе уза. Үз тавышын бирүчеләр махсус җиһазландырылган фотозоналарда фотога төшә ала.

Фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү үткәрелгәннән соң, җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга айфон, велосипед һәм гидроскутерлар тапшырылачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев