Керәшен Сәрдәсендә быел унҗиденче тапкыр Май чабу бәйрәме уздырылды
12 мартта Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында Май чабу бәйрәме узды.
Быел бәйрәмгә авыл җирлеге җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы ныклап әзерләнгәннәр.
“Май чабу бәйрәмебезне мәдәният йорты каршында унҗиде ел дәвамында үткәреп киләбез. Гел пручтый көне уткәрә идек. Соңгы көнендә, атна көне утә иде. Быел бераз үзгәреш булды. Шәһәрдән кайткан кунаклар да булмады. Язның беренче көннәрендә һава торышының салкынча булуына комачауламады, авыл халкы җыелды. Суыкка бирешеп тормадык, бик күп уеннар, конкурслар әзерләнде, кайнар коймак һәм тәмле чәй дә булды. “Чулпы” халык фольклор ансамбле чыгышын да яратып тыңладылар. Саламнан ясалган карачкы да бәйрәм бизәге булды. Ә инде соңыннан аны яндыру мизгеле, бирешергә теләмәсә дә, кышның вакыты үткәнен, аның белән хушлашып, язны каршы алу минутлары җиткәнен аңлатты ”, – диде «Чулпы» халык фольклор ансамбле хормейстеры Евдокия Никитина.
Керәшен халкы сынатамы соң?! Олысы-яше, бар да хәрәкәттә булган, биегәннәр, уеннарда актив катнашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев