Келәтле авылында Җиңү бәйрәме узды
Хәбәрләр

Келәтле авылында Җиңү бәйрәме узды

Һәйкәлнең искесендә Бөек Ватан сугышында ятып калган авыллашларыннан 79ының исемнәре язылган

Түбән Кама районының Келәтле авылындагы һәйкәл, авылдашлары Геннадий Муллинның турыдан-туры ярдәме белән, узган ел өр-яңадан үзгәртеп ясалды. Һәйкәлнең искесендә Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыннан 79ының исемнәре язылган иде.

Ә бу яңасында яу кырында ятып калганнар янына сугыштан соңгы чорда мәңгелеккә күчкән фронтовиклар да өстәлеп, барлыгы 130 исем-фамилия язылды. Әлеге фотолар пандемияле 2020 елның Җиңү көнендә төшерелгән.


Нет комментариев