20 август Марий Эл республикасының Кече Носла керәшен авылында күңелле бәйрәм узган.
"Авылның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Бик күп кунаклар һәм авылдашларның туганнары килгән иде. Карантин аркасында авылда күптән шундый матур бәйрәм булганы юк иде. Ниһаять, чикләүләр бетте һәм тантанага җирле халык кына түгел, авылдан чыккан, читтә гомер итүчеләр дә җыелды. Тантаналы өлештә авыл халкын Кече Носла авылының өлкән кешесе Василий Иванов, Мари җирлеге башлыгы Ольга Фадеева, Мари Эл Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗановлар котлады. Концерт программасында "Тулган ай" керәшен фольклор коллективы катнашты. Шулай ук, бик күп җырчылар чыгыш ясады. Кече Носла авылы тарихы язылган китапны тәкьдир итү дә безнең өчен истәлекле вакыйга булды", - дип яздылар Дружино авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Нет комментариев