Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан Венера Магасумова Бөтенроссия милләтара фестивальдә керәшен җыруы белән чыгыш ясаган

16 ноябрьдә Мәскәүдә II Бөтенроссия милләтара «Ак тирмә» фестивале узган. Анда 20дән артык милләт үз культурасын күрсәткән.

Венера Магасумова — Чаллы кызы, әти-әнисе — Мамадыш ягыннан. Музыка белән бәләкәйдән кызыксына. Мәктәпне тәмамалагач та иҗат юлыннан китәргә уйлый һәм, Казан музыка колледжының дирижерлык-хор бүлегенә укырга керә (укытучысы — Елена Фомина).

«Уку йортында ныклы белем алдым, моның өчен укытучыларыма рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт фольклорга тартылдым (ул — минем канда, рухи яктан тулыландыра). Әбием Мәликә дә оста җыручы иде. Берникадәр вакыт Мәскәүдә яшәдем. Анда яшәгәндә «Ак тирмә» башкорт фольклор ансамбленең музыкаль җитәкчесе һәм солисты булып эшләдем. Ул — матур вакыйгалар белән тулы чор. Казан егетенә кияүгә чыккач, күченеп кайтырга туры килде. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә дә эшләп алдым. Бу — тормышымда тагын бер мөһим вакыйга. Биредә тәҗрибә тупладым һәм керәшен җыр традицияләрен, йолаларын тирәнтен өйрәндем. Моны бәяләп бетергесез тәҗрибәгә саныйм», — дип сөйли Венера.

Яшь гаиләдә уллары тугач, Венераның тормышы нык үзгәрә. 

«Бала безнең өчен дөнья үзәгенә әверелде. Вакыт узды... Ниһаять, яраткан эшем белән шөгыльләнергә вакыт җитте. Мине II Бөтенроссия милләтара «Ак тирмә» фестивалендә керәшен җыруы белән катнашырга чакырдылар. Төбәгебезнең керәшен культурасын тәкъдим иттем. Гала-концертта керәшеннәрнең «Безнең ил» җырын һәм фестиваль гимнын башкардым, – дип конкурс турында сөйләде.

Концерттан соң, Венера янына төрле халык вәкилләре килеп, соклануларын һәм үзләрен керәшен мәдәнияте белән таныштырганы өчен рәхмәт белдергәннәр.

«Бөтенроссия милләтара «Ак тирмә» фестивале төрле милләт кешеләрен берләштерде. Бу — илдә милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән зур, матур һәм бик кирәкле проект», — дип уй-фикерләре белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    это сюрприз, молодец!