Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Вадим Захаровның концертлары гөрләп узды - видео

«Пирамида»да ике көн рәттән Кукмара районының Пчеловод авылында туып-үскән керәшен егете – Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Шоу түгел, концерт” дип исемләнгән зур тамашасын халыкка бүләк итте.

Шулай дими мөмкин түгел. Әлеге концертка килгән һәр кеше зур бүләк алгандай чын күңелдән сөенеп утырды.

Бер карашка, бик тыйнак, гади булып күренгән Вадим Борисович — бик үзенчәлекле шәхес. Ул туры сүзле, ачык күңелле, юмор хисле кеше. Ә иң мөһиме — искиткеч талантлы, моңлы җырчы. Шуңа аны иҗатташ дуслары да хөрмәт итәләр. Концертның ике көненә дә аның остазлары, сәхнәдәш дуслары, гомумән аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, туганнары килде.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева аңа чәчәк бәйләме, бүләген тапшырып:

«Без бит хәзер гомер көзендә. Ә көзен җимешләр өлгерә. Вадим — минем иң эре, талантлы җимешем. Иманым камил, бүген республикабызның атказанган җырчысы, киләчәктә «Халык җырчысы» исеменә дә лаек булырсың», — дип аңа остазы буларак ярату хисләрен белдерде.

Шулай ук, сәхнәдәш дуслары Булат Бәйрәмов, Айгөл Бариева һәм тагын бик күпләр аның талантына соклануларын әйттеләр, тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.

Танылган җырчы керәшен кызларыбыз — Татьяна Ефремова, Алина Давыдова, Альбина Абрамова һәм керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек»нең чыгышлары концерт программасын тагын да дәртләндереп җибәрделәр. Күңелдә шундый уй туды: «Керәшеннәр бердәм, бер-берсен хөрмәт итә диюләре хак икән». Залда да керәшеннәр бик күп иде. Килгән тамашачылар арасыннан янәшәмдә генә утырган Кукмаралылар белән сөйләштек. Роза дип үзе белән таныштырган түти:

«Олы булсам да Казанга Вадимның җырлаганын тыңлау өчен килдем. Бигрәкләр дә үзәкләргә үтәрлек итеп җырлый бит ул. Аның шундый матур залларда, «Пирамида»да чыгыш ясавы үзе өчен зур мәртәбә булса, минем өчен монда килеп аны тыңлавы олы бәхет», — диде.

Тамашачыларның күпчелеге урта, олы яшьтәгеләр иде. Алай да яшьләр дә аз түгел. Казаннан Анастасия Якимова:

«Ничек килмисең инде, үзебезнеке бит! Талантлы җырчы. Репертурына кергән һәр җырының сүзләре мәгънәле, көйләре моңлы. Үзе дә елмаюлы карашы, гадилеге белән халыкны үзенә тартып тора», – диде.

Концертта керәшенлеккә зур игътибар бирелде. Вадим Захаров чын йөрәктән керәшен булуы белән горурланып, шул ук вакытта татарларга, башка милләт кешеләренә дә хөрмәтен белдереп, мәңгелеккә киткән күп кенә олы шәхесләребезне искә алды.

Аларның үзенең тормышында дәрес булырлык истәлекләре, сүзләре белән уртаклашты. Ә инде үзе дә керәшен киемнәреннән чыгып, кечкенәдән җанына сеңеп калган, күңеленә якын җыруларын башкаруы, туган авылы, туган йорты, гаиләсе турында сөйләвен сулыш алырга да курыккандай тыңлады халык.

Аның якыннарына мөнәсәбәте йөзендә нур булып чагыла.

Бигрәк тә бу елның март аенда гына бу дөньядан яшьли киткән әнисе турында сөйләгәндә, үзәк өзелердәй авыр булды. Бар кешенең дә күзләре яшьләнде. Алгы рәтләрдә утырган әтисе Борис дәдәй дә тыела алмады, елады.

«Әтиемә, рәхмәт. Кайтканда капкадан каршы алучыбыз бар. Минем уңышларымда да әтиемнең өлеше зур. Бүген әнием монда булмаса да, әтиемнең янәшәсендә урын калдырдым. Яныбызда итеп хис итик», – диде Вадим.

Соңгы арада гына аның әнисенә багышлап язылган яңа җыры чыкты.


Концертлар алдыннан берничә көн элек, ул, социаль челтәрләрдә «Иң оста җыр башкаручы егет» дигән каверлар конкурсы оештырган иде. Җиңүче Арча егете Мөнир Мәрдәнов шушы җырны сәхнәдә Вадим Захаров белән бергәләп башкару бәхетенә иреште.

Язмамда тамаша дигән сүзем чыкса да, исеменә туры килгәнчә, бу шоу булмады. Элгәреге күренекле артистларыбыз концертларындагыдай тыныч кына моңландык та, кушылып та җырладык, күз яшьләрен яшерә-яшерә елашып та алдык. Иҗат чишмәң саекмасын, алда уңышларын күп булсын, Вадим карендәшебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев