Ул күп еллар дәверендә Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбендә физкультура укытучы булып эшли.
Алексей Чукуров «Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Ул — Питрәч районының Янсуар авылыннан. Алексей Иванович Волгоград физкультура институтының Казан филиалында укып бетергәч үк балалар белән эшли башлый. Ул 36 елдан артык балаларда спортка мәхәббәт уята, аларны мавыктыра. Укытучылык белән беррәттән, ул әле тренер да, аның укучылары төрле спорт төрләреннән «Мастер спорта» исеменә лаек булалар.
Нет комментариев