Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә

Яңа уку елына аяк басарга күп тә калмады. Район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча комиссия бүген үз эшен Мәлки зонасында дәвам итте.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова җитәкчелегендәге комиссия эшен Мәлки мәктәбеннән башлады. Мәктәп директоры Тамара Иванова әйтүенчә, биредә ике катта да идәннәрне буяп чыкканнар. Хәзерге вакытта ишекләрне төзәтәләр. Быел мәктәптә 58 бала белем алачак. Беренче класска бер генә бала керә. Мәлки балалар бакчасы мөдире Надежда Губеева канализация белән проблема булуы, ремонтның 2025 елда булачагын әйтте.

Иске Тәрбит мәктәбендә әле 2022 елда гына капитпль ремонттан ясалган иде. Шуңа да мәктәпнең сакланышы әйбәт. Быел биредә 40 бала белем ала, 1 класска бер укучы керә. Балалар бакчасы мөдире Люция Петухова әйтүенчә, бакчага 13 бала йөриячәк.

Хуҗа Хәсән балалар бакчасында да косметик ремонт ясалган. Мәктәптә 59 бала белем алачак. Биредә дә косметик ремонт ясалган, шулай да коридорда түшәмнәрне төзеклзндерәсе бар.


Комиссия мәктәпләр буенча нәтиҗәне укытучыларның август конференциясендә игълан итәчәк.

Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев