Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кабан-Бастырыктан Клавдия Максимова авылдашларына «Йөзек салу» йоласын өйрәтә

Зәй районының Кабан-Бастрык авылында яшәүче Клавдия Максимова йөзек салу, юраулар йоласы үткәргән.

2025 елдан барыбыз да иминлек, җиңү, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын көтә. Барысы да шушы теләкләрне теләп җыелды, дип хәбәр итә «Зәй офыклары»  сайты.

«Ак кәгазьләр алыйк әле,
Сәламнәр языйк әле,
Дөньяга тынычлык юрап
Йөзекләр салыйк әле», — дип башладылар йөзек салуны.

-Үземнең яшьтәгеләр арасында да чакырган кунакларым белми икән йөзек салу йоласын. Яшьләр килгәнче бу йола белән таныштык аларга аңлатырлык булсын дип. Кайчандыр интернетта бер юрау таблицасы чыккан иде. Мин аны кирәк булыр әле дип саклап куйдым. Шуны кулланып, сандыктан теләкләр язылган язулар тартып чыгардык. Яшьләр караңгы бүлмәдә көзге каршында, итек ыргытып юрадылар. Өстәлгә куелган дурычмак, коймак, кыстыбыйлар да «бәхетле кыстыбый», «бәхетле коймаклар», «бәхетле дурычмак»лар итеп ясалган иде. Ә инде бәлеш үзе бик матур йола белән өстәлгә чыгарылды. Яшьләр дә, Аллага шөкер, бик теләп, үз итеп кабул иттеләр бу бәйрәмне һәм барлык уеннарда да теләп катнаштылар. Өлкән яшьтәге әнием дә үз теләген, ил сакчыларына соклануын җыр аша җиткерде.

«Илебез киң, бердәм, көчле,
Бар халык та сыябыз,
Корычтан да ныграк булды
Безнең ил — Россиябез», — дип җырлады.

Бәхетле булыйк туган илебездә, туып яшәгән җиребездә, җылы өебездә. Илләргә иминлек, бар кешегә дә сәләмәтлек телибез. 2025 ел бары шатлык, куаныч, уңышлар гына бүләк итсен, — ди Клавдия Алексеевна.

Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев