Хәбәрләр

Югары Баграж чиркәвендә реконструкция башланды

Зәй районының Югары Баграж авылындагы Изге Өчлек чиркәвен сүтү эшен башлап җибәргәннәр.

Югары Баграж авылындагы XIX гасырда төзелгән агач Изге Өчлек чиркәве бүгенге көндә ташландык хәлдә иде. Шушы көннәрдә «Бергәләп саклыйбыз» федераль проекты буенча торгызу эшләрен башлап җибәргәннәр.

«Югары Багражда чиркәүне сүтү эшенә керештеләр. Башта колокольный, керә торган як-яклап коридорларны сүтәчәкләр. Эшләр уңышлы гына башланды, шулай дәвам итсен. Сүтү эшләре беткәч, фундамент нинди хәлдә булуына карап, эшнең тизлеге бәяләнәчәк. Быел ничек тә түбәләрен ябып куярга планлаштырабыз», — диде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.


Нет комментариев