Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәйдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет белән очраштылар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә каникул чорында патриотик чаралар уздыруга зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә балалар махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет белән очраштылар.

«Ельцин» позывноен йөртүче бу егет мобилизация буенча Ватан сагына басты. Ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале, «Хәрби батырлыклары өчен», Жуков медальләре белән бүләкләнде. Аның энесе «Славик» та абыйсы үрнәгендә контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша.

Хәрби абыйлары белән очрашуны балалар көтеп алдылар. Янәшәләрендә чын хәрби, көчле, батыр сугышчы басып торуы белән горурландылар. Балалар аңа хәрби техника, фронт көнкүреше һәм солдатларның сугышчан кәефе турында күп сораулар бирделәр.

-Хатларыгыз, рәсемнәрегез, ярдәмегез өчен рәхмәт. Сезнең якты киләчәгегез өчен көрәшкәндә, сүз бары тик җиңү турында гына була ала, — дип ассызыклады «Ельцин», балаларга мөрәҗәгать итеп.

Ул хәрби батырлыклары өчен бирелгән бүләкләрен дә күрсәтте. Очрашу ахырында «Көйне от» музыкаль уены булды.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев