Иске Зәйдә агач-куаклар утырту буенча акция үтте
Хәбәрләр

Иске Зәйдә агач-куаклар утырту буенча акция үтте

Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла.

Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла.

Шул уңайдан, Зәй шәһәрнең тарихи өлешендә – Иске Зәй бистәсендә агач-куаклар утыртылды. Бу хакта "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Агач-куаклар утыртуга шәһәр башкарма комитеты, туган як тарихын өйрәнү музее, 1нче мәктәп, “Каенкай” бакчасы, яшьләр үзәге коллективлары чыкты.

– Әлеге акциянең максаты – агач утырту гына түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны аларны саклау проблемаларына юнәлтү дә. Без утырткан үсентеләр матур булып үсеп китеп, тирә-якка ямь биреп утырсыннар, – ди “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.

Фото: Туган як тарихын өйрәнү музее

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев