Иске Гришкинда керәшен көлчәсе пешерү буенча мастер-класс үтте
Хәбәрләр

Иске Гришкинда керәшен көлчәсе пешерү буенча мастер-класс үтте

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында яшәүче Елизавета Садриеваның камырга осталыгын авыл халкы яхшы белә.

“Ә менә көлчә пешерү буенча мастер-класс күрсәткәндә аның кулларының җитезлегенә тагын бер кат инандык. Кызган пичне дә суытмаска кирәк. Үзе безнең белән сөйләшә, үзе әзер камырларны кайнар табага сала. Көлчәләр күпереп пешә”, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Клавдия Михайлова.
Көлчәгә камырны кичтән үк куйсаң әйбәтрәк. Иң элек зур агач савытка су, он, чүпрә, май һәм тоз кушып камыр басыла. Иртән камырны басып төшереп, тагын бер кабат купертелеп, пешерүгә керешә. Көлчә утын янып торган пич каршында пешерелә.


Нет комментариев