Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел
Хәбәрләр

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

«Кряшен чибяре -2023» титулы иясе Анжелика Павлова Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен чистартып, чәчәкләр куйган.

Анжелика Павлова Бөек Ватан сугышы ветераннары — Балык Бистәсе районының Ури авылыннан ерак бабасы Гордеев Иван Кузьмич һәм Субаш авылының почетлы гражданины Егоров Иван Иванович каберләрен чистартып, чәчәкләр куйган. Бу эшкә ул үзе белеп тотынган. 

— Авыл халкы Анжеликаның шушы изге эшләрен бик хуплый. Мәсәлән, Иван Ивановичның улы, әтисен искә алганга, бик рәхмәтле булды, — дип сөйләде Анжеликаның ике буын тутасы, Субаш авылы клубы мөдире Татьяна Романова. 

Шушы эшләрдә генә тукталырга җыенмый Анжелика. Субаш авылында элек — электән калган, хәзер инде онытылган кичке уеннарны янәдән оештырырга йори.


Нет комментариев