Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: эш качмас, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирегез

31 октябрь — 6 ноябрьгә йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
«Бер тырмага ике тапкыр басмыйлар» диләр, ләкин сез ике түгел, биш абынгансыздыр инде... Бәлки ал күзлекләрне салып, дөреслеккә туры карарга вакыт җиткәндер?

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Һәрвакыт барысы да сезнең файдага бармаска мөмкин. Кызып киткәнче, «уеннан» чыгып өлгерегез. Ялганыгыз тотылганчы, үзегез сөйләп куйсагыз кулаерак.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Ышанычлык — барлык мөнәсәбәтләрнең нигезе. Ә сез тирә-юньдәге бөтен кешедән хәйлә эзлисез. Эзләгән табар бит ул… Киресенчә, яхшылык эзләргә тырышып карагыз әле.

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Сезне онытылмас, бик көтелгән мәхәббәт тарихы көтә. Баш югалтып гашыйк булырга да мөмкинсез. Ә сез бит моңа күптән лаек!

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Үзегезне гел беренче итеп хис итсәгез дә, бераз чигенеп карарга кирәк. Кеше хәленә кереп карагыз, ярдәм кулы сузыгыз.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Бу көннәрдә үзегезне авыл юлыннан арбада утырып кайтучы кеше сыман хис итәрсез. Нигә дисезме? Чөнки тормышыгыз өскә-аска, сулга-унга, алга-артка килеп бетәр.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Кемдер күлдәвектә гади су күрә, ә сез күк чагылышын. Сезнең дәртегезгә, тормышны яратуыгызга күпләр кызыгадыр. Шул ук рухта дәвам итегез яме.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Кемдер сезнең гафу үтенүегезне көтә. Уйлап карагыз әле, нәрсә кыйммәтрәк: горур булып калумы, әллә якын кешең белән җылы мөнәсәбәтме?

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Күпләр сезнең турында «ул ачык китап сыман» дип әйтергә мөмкин. Ләкин мондый китапның чын эчтәлегенә төшенер өчен, ике тапкыр уку да аз булыр. Күпләр моны аңламый гына...

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Хатасыз тәҗрибә җыеп булмый. Абынырмын дип куркып утырсагыз, бер урыннан беркая да селкенмәссез. Ә алда беләсезме нинди кызыклы вакыйгалар көтә?!

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Сезнең талант — тормыш ничек кенә басса да, сынмыйча, бөгелмичә барысында җиңеп чыга белү. Бу сыйфат чыннан да соклануга лаек. 

Балык (19 февраль — 20 март)
«Эш беткәч, уйнарга ярый» дип язып калдырган бөек шагыйребез. Ләкин үзегезгә зыянга эшләү шулай ук яхшы түгел. Эш качмас, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирегез.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев